22 февраль көнне Чүпрәле районы ветеринария оешмасы җитәкчесе Иматдинов Айрат Ахатович һәм авыл җирлеге башлыгы Мустафин Р.Р. Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтяхов Адельзян абый янында булдылар. Аны Ватанны саклаучылар көне белән котлап бүләкләр тапшырдылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.