Түбән Каракитә авылында яшәүче Идрисов Дамир Сәйфулла улы үзенең авылдашларына бәйрәм оештырды. Бәйрәмдә Чүпрәле муниципаль район башлыгы Гафаров Марат Ренат улы катнашты. Ул үзенең чыгышында Дамир Сәйфулла улын Яңа ел ёлкасын бизәү буенча район авыллары арасында 2нче урын алуы белән тәбрик итте һәм анарга авыл халкына шундый бәйрәм оештырганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.Кичәне Марс авыл җирлеге башлыгы Замалетдинов Рәфик Мансур улы ачып җибәрде. Кичәдә Чүпрәле районыннан Яхиева Әлфия апа, авылдашларыбыз Мифтахова Җәмилә һәм Алтынбаев Илмирлар үзләренең җырлары белән тулыландырдылар.