Бүген, 2022 елның 11 октябрендә, Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче Якуп Шиһап улы Шаруков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

11 октября 2022 г., вторник

Бүген, 2022 елның 11 октябрендә, Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче Якуп Шиһап улы Шаруков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны истәлекле вакыйга белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов котладылар. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр, шулай ук РФ Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Якуп абый Шаруков Югары Каракитә авылында туып-үскән. Хатыны белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәше бу дөньядан 9 ел элек киткән.

Сугыш вакытында Югары Каракитә авылында «Урал» колхозында эшли. Якуп абый монда да, аннары «Йолдыз» колхозында балта остасы булып эшли. Аның өлешенә фермалар, авылдагы беренче агач клуб. 1987 елдан Якуп абый лаеклы ялда, хезмәт ветераны. Барыгызга да яхшылык һәм тынычлык телим диде. 2015 елда ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановта кабул итүдә катнашты, бу очрашуны җылы сүз белән искә ала. Хәзерге вакытта аны балалар карый

.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International