2023 ел Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр” елы ә Россиядә “Остаз һәм укытучы” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, авыл мәдәният йортларында “Мәдәният һәм гореф- гадәтләр җәүһәрләре” исемле район фестивале старт алды. Түбән Каракитә мәдәният йортының үзэшчәннәре еллык отчёт концертын куйды.