Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында Айдар Дамир улы Газимовны искә алдылар.

17 ноября 2023 г., пятница

17 ноябрьдә Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында ЛНР һәм ДНР территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булган -Газимов Айдар Дамиров улы яшәгән йортка мемориаль такта һәм укыган Марс урта белем бирү мәктәбендә хәтер мемориалы ачылу тантанасы узды. Чарада катнаштылар: Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, Айдар Газимовның туганнары һәм якыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International