Бүген, 2023 елның 27 декабрендә, үзенең 90 еллыгын хезмәт ветераны, Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче хөрмәтле Айзятуллова Наилә Иматдин кызы билгеләп үтә. Юбилей көнендә аны котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Марс авыл җирлеге башлыгы Рафик Җамалетдинов килде. Алар Наилә Имәтдиновнага район башлыгы Марат Гафаровтан котлау, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар, туганнарының һәм якыннарының сәламәтлеген, иминлеген, игътибарын теләделәр.