14 нче октябрь көнне Татар Бизнәсе авылында туып үскән Летфулла абый Айнетулла улына 90 яшь тулды. Ул 16 яшеннән “Калинин” исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшләгән.Летфулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда дошманнарга каршы сугышка китә.Сугыштан аңа 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була.1947 елның 2 апрелендә Мердеева Магиря Идият кызы белән тормыш корып, матур гына яши башлыйлар. Алар бергәләшеп 9 бала дөньяга китерәләр, ләкин 6 балага гына исән калып тормыш итәргә насыйп була. Сугыштан соң бөтен гомерен колхозда эшләп 1982 елда лаеклы ялга чыккан. Алар бергәләшеп 66 ел гомер итәләр. Авыл халкы алдында зур хөрмәткә лаеклы булып, картлык көннәрен бәхеттә үткәрәләр.
Летфулла абыйны юбилее белән котларга Чүпрәле районы хакимияте башлыгы урынбасары А.И. Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Ф.А.Мифтахов килделәр. Алексей Иванович юбилярга иң изге теләкләрен теләп, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгының кыйммәтле бүләген тапшырды. Летфулла абый җитәкчеләребезгә, үзе һәм барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәтен белдерде.