Кыш бабай Каракитә авылына чаналы атка утырып килде

1 января 2014 г., среда

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.  Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы да күз алдына килә. 

Быел Каракитә авылында  юмарт Кыш бабай җигелгән матур бизәкле чанага утырып  килде. Аны каршы алырга бар авыл халкы, бала-чага чыкты.  Кыш бабай һәммәсенә үзенең күчтәнәчләрен таратты.   Авылыбызның оста гармунчысы  урамны шаулатып җыр – моңга күмде. Мәктәп укучыларына да, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дә  бу көн бик күңелле  үтте.  

Нәниләргә Яңа ел күчтәнәчләрен быел эшмәкәр Марат һәм Шәүкәт Айметовлар, шулай ук әти-әниләр оештырды. Гомумән, мәктәптә, балалар бакчасында нинди генә бәйрәм  оештырсак та әти-әниләр беренче булып ярдәм кулы суза. Чыршы бәйрәмен оештыруда да  үзләреннән   өлеш керткән  кешеләргә  зур рәхмәтебезне белдерәбез.  

 


Гүзәл Газизова, балалар бакчасы мөдире.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International