Авыл китапханәсе үз эченә “Тарих тәгәрмәчләрендә безнең авыл” исемле музейны ала

30 марта 2014 г., воскресенье
 

Авыл китапханәсе үз эченә “Тарих тәгәрмәчләрендә безнең авыл” исемле музейны ала. Музей 2000 елдан бирле эшли, авыл халкыннан җыелган экспонатлар урын алып тора. Төрле чаралар, экскурсияләр үткәрәбез. 19 март көнне укытучылар белән музейга сәяхәт ясадык. Экспонатларның тарихын сөйләдем, элек әби-бабаларыбыз нинди эшләр белән шөгыльләнгәннәре турында; балчык, дуен станокларының ясау тәртибен һәм балчыкны сугу тәртибен презентациядә күрсәттем.

Татар Бизнәсе авылы китапханәчесе: Садретдинова Ландыш Равилевна.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International