Авыл нуры мәчет

19 февраля 2015 г., четверг
Авыл « Нур»ы - мәчет.
Безнең Татар Бизнәсе авылында дини бәйрәмнәр дә оешкан төстә үтә. Һәр җомга көн авылыбыз ир затлары олысы – көчесе мәчеткә җомга намазына җыелалар. Мәчет җитәкчесе мулла Гомәр абый мондый күренешкә шатланып туя алмый. Димәк, авыл кешеләре дин юлыннан бара дигән сүз. 2015 нче ел бигрәк тә зур даталарга бай. Быел сугыш беткәнгә 70 ел. Монда утыручы олы абыйлар күбесе сугыш чоры балалары. Үз җилкәләрендә бөтен авырлыкны тойган кешеләр. Гомәр абый да үзенең сүзендә – “Без сугыш чоры балалары,тормышның ачысын да төчесен дә татыган кешеләр! Балаларыбызга бу турыда сөйләп,аңлатып торырга кирәк, без беребез дә бер кайчанда авыр сугыш хәсрәтләрен онытырга тиеш түгелбез ” . Авылыбызда узган һәр бәрәм мәктәп,мәдәният йорты һәм мәчетебез белән оешкан төстә үтә. Без шулай бер- беребезгә ярдәм итеп эшләргә тиешбез. Шунда бары да яхшы булыр. – диде Гомәр абый. Бу очрашуда Дин тәрбиясе роле, диннең киләчәге турында сорауларга җавапларын әйттеләр. Өлкәннәр бәйрәмнәрне көтеп алалар. Авыл халкының шул исәптән яшьләрнең авыл мәчетенә йөрүләре артты. Барысы да сөенә “ Аллаһе”га ышану күңелебезне биләп алсын, яктылыкка, яхшылыкка илтсен! – диделәр.




Автор: мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Риза кызы Калимуллина
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International