8 Март Хатын-кызлар көне

8 марта 2015 г., воскресенье
Бүген без “Җырларыбыз- хатын- кызларга” дигән исемле концерт аша,хатын- кызларыбызның хезмәттәге тырышлыкларына, җәмгыять тормышында фидакарьлекләренә һәм гаилә тормышындагы уңганлыкларына соклануыбызны, хөрмәтебезне, рәхмәтебезне белдерәбез.Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.
Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче.
Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне. Элеккеге союздаш республикаларда исә бәйрәм башка төсмер дә алды. Әйтик, Үзбәкстанда ул әниләр көне булып санала. Әрмәнстанда мондый бәйрәм өчен 7 нче апрельне сайлаганнар.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да шушы якты, язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International