27 апрель көнне , район мәдәният йортында Тукай туган көнен билгеләп үттелде

27 апреля 2015 г., понедельник

Табигать яшәргән, яңарган вакытта без сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу. 27 апрель көнне , район мәдәният йортында Тукай туган көнен билгеләп үттек. Татар Бизнәсе авылы китапханәсенең нәни укучысы Садретдинова А., “Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шигырен яттан сөйләде, ә соңыннан барысы бергәләп “ Туган тел” җырын башкардылар.

Авыл китапханәчесе: Садретдинова Л.Р.
 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International