Сугыш... Бу биш хәрефле сүздә күпме күз яшьләре, кешеләр күңелендәге аяныч, сагыш, ятим балалар, тол әниләр, ачлык вакыты чагыла. Сугыш кырында күпме кешенең әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. 9 май- Җиңү бәйрәме уңаеннан, 8 май иртәсендә Татар Бизнәсе авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Әлеге чараның максаты булып укучыларда рухи-патриотик сыйфатлар формалаштыру, үз халкына, илең тарихына мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Бәйрәмебезне мәктәп директоры Айнутдинова Л.А. ачып җибәрде. Митингка Марс авыл җирлеге башлыгы, район администрациясеннән кунаклар килгән иделәр. Алар сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлап, үзләренең матур теләкләрен теләделәр. Бәйрәмнең дәвамы булып укучыларның чыгышы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган авылдашларны 1 минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салынды.