8 - май көнне Каракитә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды.

8 мая 2015 г., пятница

9 май- Җиңү бәйрәме уңаеннан, 8 май иртәсендә Каракитә авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Әлеге чараның максаты булып укучыларда рухи-патриотик сыйфатлар формалаштыру, үз халкына, илең тарихына мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Бәйрәмебезне Марс авыл җирлеге башлыгы Мустафин Рамиль Рахимзянович ачып җибәрде. Митингка, район администрациясеннән кунаклар килгән иделәр. Алар сугыш һәм тыл ветераннарын  бәйрәм белән котлап, үзләренең матур теләкләрен теләделәр. Бәйрәмнең дәвамы булып укучыларның чыгышы җырлар, шигырьләр, биюләре белән үрелеп барды. Яу кырында ятып калган авылдашларны 1 минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салынды.

 

 

 

 


ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International