2015 елнын 20 ноябрендә авылдашыбыз, бүгенгесе кенне Ульян өлкәсе Ишеевка эшчеләр поселогында яшәүче Халимә апа Зәйни кызына 100 яшь тулды. Ул Азнакай районы янәшәсендә Тымытык районында туып, 6 яшеннән әти-әнисез кала.Әтисенең туган абыйсында тәрбияләнә.Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педогогия училищесена укырга керә.Училищены 5ле билгеләренә генә тәмамлап үзе белән бергә укучы Шланга авылы кызы белән Чүпрәле районы Каракитә авылына Марс мәктәбенә эшкә кайта һәм мәктәптә бергә укыткан Әбән абый Хасанов белән танышып, тормыш кырып җибәрәләр. Авылыбызда ике ир бала үстереп үрнәк гаилә булып озын –озак гомер кичерәләр. 2005 елдан алып хазергесе көнгә кадәр ике малае тәрбиясендә гомер кичерә.
Юбилее белән тәбрикләргә килгән авылдашларына, укучыларына олы рахмәтен белдереп үзенең теләкләрен җиткерде.