Алар 55 ел бергә гомер кичерделәр

26 ноября 2015 г., четверг

Түбән Каракитә авылында яшәүче Камалов Кияметдин һәм Энже апаларның 55 ел бергә тормыш итүләрен билгеләп үттеләр. Алар 55 елны алмазлар сипкән кебек дөньяны бизәп, күп гаиләгә, балаларына үрнәк, матур гаилә булып гомер кичерделәр. Илебезгә, җиребезгә хезмәт итеп, олы хөрмәткә, зур уңышларга ирештеләр.

   55 ел бер юлда булу рекорд һәм зур талант ул. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтсәләрдә алар һаманда сокланыч һәм матур гаилә.

    Картлык көннәрендәдә, бер-бересенә бәя биреп, ошанычларын арттырып, никахларын тагыда ныгытып, авырмыйча, мәхәббәт белән йөзгә кадәр яшәсәләр иде.

     “Зөбәрҗәт туе” бөек дәрәҗәле туй, һәм

      Күп нәрсәләр бүген сөйли ул,

      Озак еллар мәхәббәтне, гаиләне саклый белү

      Бу томышта,  

                      Зур бүләккә лаек булу ул

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International