Түбән Каракитә авылында яшәүче Камалтдинов Минеша абый һәм Марьям апа 55 ел бергә тормыш итүләрен билгеләп үттеләр. Алар 55 елны бергә яшәп, күп гаиләгә, балаларына үрнәк, матур гаилә булдылар. Илебезгә, җиребезгә хезмәт итеп, олы хөрмәткә ирештеләр һәм зур бүләкләр белән бүләкләнделәр.