Түбән Каракитә авылында яшәвече Камалов Кияметдин абый 25 мартта үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Кияметдин абый үз гомеренең 40 елдан артыгын туган авылында “Йолдыз” колхозында хезмәт итә.
Нинди генә хезмәттә булмасын, ул алдынгы һәм беренчеләрдән булды. Үзенең тормыш иптәше Энҗия апа белән 55 ел бергә авылыбызның үрнәк гайләсе булып яшәделәр һәм илебезгә яраклы 4 батыр егет тәрбияләделәр. Анарга туган көнендәозын гомер, тынычлык, бәхетле картлык телик.