Студентларның җәйге беркөнлек кампусы Каракитә авылы¬¬ мәдәният йортында үтте

11 августа 2016 г., четверг

   Студентларның  җәйге  беркөнлек  кампусы  Каракитә  авылы­­  мәдәният  йортында  үтте. Бу  кичәдә  мәктәбебезне  төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үзләре  сайлаган  һөнәрләренең  чын осталары  булып  өлгергән  һөнәр  ияләре  һәм төрле  уку йортларында  белем  алучы  студентлар  катнашты.Студентлар алдында Марс  авыл җирлеге  башлыгы  Рамиль  Рахимзян  улы Мустафин  “Авылдагы  тормыш, андагы  мөмкинлекләр”  дигән темага  чыгыш  ясады  һәм булачак  яшь белгечләрне Чүпрәле районында  гамәлдә  булган  программалар  белән  таныштырды. Презентацияләр  күрсәтелде.Кичәдә  ветераннар  советы  рәисе  Ринат  Лекман  улы  Сирачев, “Марс” балалар  бакчасы  мөдире  Гүзәл  Харис  кызы  Газизова,Әлфия  Сатдинова,авылда  үрнәк  гаилә булып  яшәүчеләр  катнашты. Алар үзләренең  студент  чакларын  искә  алдылар. Һәм шулай  ук студентларның  бик яхшы билгеләргә  генә укуларын, үз  һөнәрләренең  остасы булуларын теләделәр  һәм дәүләтебез  законнарын  төгәл үтәп  яшәргә киңәш иттеләр.Студентлар   үзләре  дә бик  актив  катнашып,  төрле  бирем-  сорауларга  җавап  бирделәр. Концерт номерлары  белән  бәйләнеп  кичә  бик  күңелле, мавыктыргыч,  кызык  үтте.

Чараның  икенче өлешендә “Авылым тарихы” дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Яшьләр ике командага бүленеп, төрле биремнәрне үти-үти, авылның социаль объектлары  һәм тарихи урыннарында  булдылар.Студентларның  кампусы  дискотека  белән  тәмамланды.  

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International