Мәдәният йортында эшләп килүче фольклор коллективы “Печән өсте” исемле күренешне күрсәтте. Бүгенге тормыштан зарланып булмый. Шулай булса да, балалар һәм картлар йортлары да буш тормый. Драма түгәрәге күрсәткән “Картлар йорты” исемле күренештән соң өлкәннәрнең күзләре яшләнде, ә яшь буын кешеләре уйланырга мәҗбүр булды. КВН командасы бүгенге көн темасын күтәрде. Шулай ук вокал группасы, гармунчылар һәм “Ләйсән” бию төркеменең чыгышын авылдашлар алкышларга күмделәр.