Каракитә авылы мәдәният йортында “Нәүрүз чибәре”исемле конкурс үткәрелде.

22 марта 2017 г., среда

Ямьле язны җылы яклардан кара каргалар алып килә,дип уйлаганнар.Шуның өчен,карлар эреп,сулар ага башлагач,каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.Аны «Карга боткасы» дип атаганнар.  Нәүрүз "Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз Яңа ел, Яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан көн озыная башлый.

Әйдә, кояш сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм,

Нәүрүз бүген бездә.

 

Кичәдә  көн  белән  төн  көрәштеләр, каргалар  һәм чәчәкле  яз килде.Төрле конкурслар, җыр- бию, “карга  боткасы” коймаклар  белән  чәй  өстәле  артында  бәйрәм  дәвам  итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International